В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятиеләрдә һәм төзелеш мәйданчыкларында Хезмәтне саклау буенча шәһәр координация советы ачыклаган 300 гә якын хокук бозу очрагы бетерелгән.
Агымдагы елның 9 аенда Казан Башкарма комитетына җитештерү травматизмының бәхетсезлек очраклары турында 53 хәбәр килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка кимрәк. Бәхетсезлек очракларының яртысы җитештерү вакытында булмаган дип табылган, алар гомуми авыру фонында хезмәткәрнең сәламәтлеге кискен начарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.
Төзелеш объектларындагы җитешсезлекләрне җентекләп һәм тулы анализлау максаты белән Координация советы составына Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Профсоюзлар федерациясе, мөстәкыйль көйләнә торган оешма һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләреннән әйдәп баручы белгечләр җәлеп ителде.
27 җитештерү бәхетсезлек очрагыннан 20 се – катлаулы нәтиҗәләр, 6 сы үлем очрагы белән тәмамланган һәм берсе – төркемле очрак. 9 ай эчендә үлүчеләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12 дән 6 га кадәр ике тапкыр кимегән. Иң күп бәхетсезлек очраклары җитештерүдә, төзелеш тармагында һәм транспорт өлкәсендә булган.
Әлеге чорда хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча территориаль комиссияләрнең 33 утырышы узды, анда 256 җитәкче чакырылган иде – беренче чиратта, бәхетсезлек очракларына юл куйган оешмалар. Координация советы өстәмә рәвештә шәһәрнең төзелеш мәйданнарында 14 күчмә утырыш үткәрде. Казанның 36 эре төзүчесенең хезмәтне саклауны оештыру буенча эшләре анализланды, алар җитәкчелегендә 67 төзелеш объектында 200 дән артык подрядчы оешма төзелеш эшләрен алып бара. Барлыгы 300 гә якын хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, аларның барысы да бетерелгән.
Хезмәтне саклауны көчәйтү буенча аерым эш агымдагы елда хезмәтне саклау хезмәте белгечләре һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ һәм «Казан мотор җитештерү берләшмәсе» АҖ хезмәткәрләре белән үткәрелде. Нәтиҗәдә предприятиеләрдә җитештерү травматизмын профилактикалау чаралары көчәйтелде, аларга планнан тыш инструктаж үткәрү, локаль-норматив актларны һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен анализлау, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәткәрләрне бәхетсезлек очраклары һәм сәбәпләре белән таныштыру һәм эш урынында хезмәт шартларына махсус бәя бирү керә.
Хезмәтне саклау буенча координация советы инде 9 ел шәһәр предприятиеләрендә җитештерү травматизмын профилактикалау һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча эш алып бара.