Админкомиссия тарафыннан салынган штрафларның гомуми күләме 219 млн сумнан артык тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Агымдагы елның 11 аенда Казанның Административ комиссияләре административ хокук бозулар турында 75 мең 188 карар чыгарган. Хокук бозучыларга 219 млн 753 мең 600 сумлык штраф салынды.
Контроль органнары иң күп карарларны ТР Хокук Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.16 "Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштырган өчен түләмәү" статьясы буенча чыгарган - 32 мең 35 беркетмә, 77 млн 245 мең сумлык штраф.
"Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен" (3.6 ст) 5 мең 382 карар чыгарылган һәм 55 млн 253 мең 500 сумлык штраф салынган.
6 мең 936 материал 3.2 статьясы "Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу" буенча чыгарылган, штрафлар суммасы 14 млн 42 мең 900 сум тәшкил иткән. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен (3.5 ст.) 4 млн. 305 мең 500 сумлык 4 мең 364 карар чыгарылган.
ТР Хокук Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6 "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү" статьясы буенча 851 карар чыгарылган, әлеге статья буенча салынган штраф күләме 8 млн 267 мең 400 сум тәшкил иткән.