Шәһәрдә эпидемия чигенең артуы узган ел азагыннан бирле теркәлә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда эпидемиологик чиктән арткан чорда грипп белән авыруның 126 лаборатор расланган очрагы теркәлгән, шул исәптән 56 кешегә А (H1N1) гриппы вирусы куелган. Шәһәрдә эпидемия чигенең артуы узган ел азагыннан бирле теркәлә. Шәһәр халкына профилактика чараларын үтәргә һәм мөмкин булган кадәр кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качарга киңәш итәләр, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
18-нче ноябрьдән 24-нче ноябрьгә кадәр халык арасында (нигездә өлкәннәр) әлеге авыру артуы 3,4% тәшкил иткән. Агымдагы елның икенче атнасында эпидемия чиге инде 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр хисабына 33,3%-ка арткан, дип хәбәр итте В.Жаворонков. Гриппның лабораториядә расланган очраклары 2-нче декабрьдән теркәлә башлаган. 18-нче ноябрьдән 17-нче гыйнварга кадәр грипп һәм ОРВИ билгеләре белән 1614 кеше, шул исәптән 246 өлкән кеше һәм 1368 бала хастаханәгә урнаштырылган. Аларның 90%-ында авыру уртача авырлыкта уза. 17-нче гыйнвар мәгълүматлары буенча, барлыгы 126 очрак ачыкланган, шул исәптән А (H1N1) гриппы вирусы белән – 56 кеше.
В.Жаворонков билгеләп үткәнчә, грипп белән авыручыларның материалларын лаборатор тикшергәндә гриппка каршы вакциналар составына кертелгән һәм бу эпидсезонда халыкны вакциналаштыру өчен файдаланылган штаммнар табыла. «Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту алдыннан әлеге сезонда гриппны профилактикалау өчен шәһәрнең 576 мең 917 кешесенә, шул исәптән 167 мең балага вакцинация ясалган. Бүгенге көндә авырулар арасында гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр юк», – дип ассызыклады ул.
Гриппның иң характерлы клиник билгеләре – тән температурасының күтәрелүе, кайчагында җиңелчә коры ютәл, баш һәм мускул авыртулары, температура күтәрелү. «Грипп үзенең тискәре нәтиҗәләре белән куркыныч. Еш кына грипптан соң пневмония, катлаулы бронхит һәм трахеит була», - диде В.Жаворонков.
Авырган вакытта шәһәрлеләргә өйдә калырга кирәк. Табиб чакырту зарур һәм үз-үзеңне дәвалау белән мавыкмаска кирәк. Вирус ютәл, төчкерү яки сөйләшкән вакытта һава белән тапшырылу сәбәпле, грипп белән авыручыны аерым бүлмәгә урнаштырырга һәм мөмкин кадәр ешрак бинаны җилләтергә кирәк.
Мамык-марля бәйләвечен киеп йөрү грипп профилактикасының иң популяр һәм кулай чараларыннан берсе булып тора. Шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, борынны юарга һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга, бигрәк тә кечкенә балалар белән йөрмәскә кирәк.