Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2024, 14:14

Казанда тарихи җирлек территориясендә килештерүләрсез йорт салган хокук бозучыны ачыклаганнар

Шәһәр Башкарма комитеты судка мөрәҗәгать иткән

Фото: Денис Гордийко

Казанның тарихи җирлек территориясендә урнашкан Пехотная урамында тышкы күренеше республика хакимияте һәм шәһәр Башкарма комитеты белән килештерелмичә төзелгән йорт ачыкланган. Бу эш буенча судка мөрәҗәгать итәргә туры килде, дип хәбәр итте брифинг вакытында ТР рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Тарихи җирлекләр – махсус территорияләр, аларда йортларның тышкы күренешен килештерүгә аерым таләпләр бар. «Бездә Свияжск, Чистай һәм Казанның торак төзелешләре буенча типлаштырылган архитектура проектлары кабул ителде. Шәһәрләр буйлап йөреп, алар территориясендә нәрсә төзелгәнен күрә алабыз. Ләкин хокук бозучылар да очрый, алар белән безгә аерым аралашырга туры килә», – диде спикер.

«Кызганычка каршы, без нәрсә булганын суд аша ачыкларга мәҗбүр: ни өчен бер проект барлык кагыйдәләр буенча килештерелә, ә икенчесе килештерүләрсез, хокук бозулар белән төзелә», – дип өстәде рәис ярдәмчесе.

Объектның хуҗасы – шәхси зат. Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова билгеләп үткәнчә, хокук бозучы проектны килештерергә һәм бинаны үзгәртеп төзергә әзерлеген белдергән, әмма эш әлегә судта. Әгәр дә милекче йортны үзгәртеп төзи алмаса, аны, мөгаен, сүтәчәкләр.

«Рөхсәтсез төзелгән объект өч очракта сүтелергә мөмкин. Аларның берсе – мәдәни мирас объектларына зыян салу», – диде Анастасия Латыйпова. Калган ике очрак кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, күп кенә гражданнар торак һәм бакча йортларына хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган дача амнистиясеннән файдаланып калырга тырыша. Ләкин бу рөхсәтсез төзелгән бина статусыннан коткармый.

Камилә Вилданова

Барлык яңалыклар