В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда зарарланучылар саны арта бара.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 348 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 204 очрак – Казанда. 48 кеше хастаханәгә озатылган, 300 кеше өйләрендә дәвалана.
25 нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруның 45 мең 873 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 38 мең 410 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 108 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Барлыгы 2 млн 365 мең 430 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендә үсеш – 8031 кеше), шулардан 1 млн 884 мең 135 кеше икенче прививканы алган. Кабат вакцинацияне 173 мең 652 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 67 мең 809 яңа очрагы теркәлгән. Мониторинг башланганнан бирле илдә барлыгы 11 млн 241 мең 109 очрак ачыкланган, 10 млн 71 мең 740 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, вакцинацияләүнең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында бастырылган.