В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел алдыннан полиция хезмәткәрләре барлыгы якынча 200 рейд үткәрде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда полиция хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында 200-ләп рейд үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә ылыслы агачларны законсыз сату фактлары буенча 25 административ материал төзелгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Валерий Саматошенков.
Исегезгә төшерәбез, «Чыршы» оператив-профилактик операциясе Татарстанда 20-нче декабрьдән 31-нче декабрьгә кадәр үткәрелде. Урман утыртмаларын зарарлаган, казып алган һәм законсыз кискән өчен гражданнарга – 3-4 мең сум, вазифаи затлар өчен – 20-40 мең сум һәм юридик затлар өчен 200-300 мең сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, хокук бозучы урманнарга китерелгән зыянны да капларга тиеш булачак. Бу сумма киселгән агач токымыннан, аның үсү урыныннан, урманнарны саклау категориясенә бәйле.