Бер тәүлек эчендә 33 татарстанлыда СОVID-19 авыруы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Татарстанда 33 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактлы. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручыларның 11-е Яр Чаллыда яши, 10 кеше – Казанда, икешәр кеше – Азнакай, Актаныш, Баулы һәм Яшел Үзән районнарында, берешәр кеше – Бөгелмә, Норлат, Спас һәм Тукай районнарында.
8-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 698 COVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда 16 мең 786 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 73 – узган тәүлектә. Вакцинацияне 162 мең 884 кеше узган, шулардан 102 мең 260 кеше икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 8672 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 614 мең 834 кеше авырган, 4 млн 239 мең 38 кеше сәламәтләнгән, 101 мең 845 кеше үлгән.