Поездлар җәдвәле турындагы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм мобиль кушымта аша алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанда, кышкы җәдвәлгә күчү сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездлары йөрүдән туктаячак.
1-нче октябрьдән 6001-нче номерлы Казан – Свияжск (эш көннәрендә) һәм 6001-нче номерлы Казан – Тюрлема (ял көннәрендә) поездлары җәдвәлдән чыгарыла. Шул ук көннән башлап 6437-нче номерлы Арча – Казан һәм 6432-нче номерлы Казан – Арча шәһәр яны поездлары җәдвәлдән чыгарыла.
18-нче октябрьдән 6383-нче номерлы Казан – Йошкар-Ола, 19-нчы октябрьдән 6382-нче номерлы Йошкар-Ола – Казан поездлары хәрәкәте туктатылачак.
Моннан тыш, 1-нче октябрьдән 6420-нче номерлы Казан – Нократ Аланы шәһәр яны поездының Кукмара станциясенә кадәр маршруты кыскара. Казан станциясеннән 06.13 сәгатьтә кузгалып китү, Кукмара станциясенә 09.05 сәгатьтә килү планлаштырылган. Кукмара станциясеннән 6425-нче номерлы Нократ Аланы – Казан поезды да йөриячәк. Ул Кукмара станциясеннән 12.08 сәгатьтә китә, ә Казан станциясенә 15.10 сәгатьтә килеп җитә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турындагы мәгълүматны тәүлек буе 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, сайтта һәм шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип искәртә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.