«Крылья Советов» паркында «Бөек Җиңү эрбет агачлары»н утырту акциясе узды. Бу хакта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм сугыш геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Ватанпәрврәләр акциясендә МХО сугышчыларының гаиләләре, Россия Журналистлар берлеге һәм «Бөек Җиңү эрбет агачлары» бөтенхалык проектын оештыру комитеты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, яшь армиячеләр, волонтерлар катнашты.
Утыртылган һәр агач көч һәм ныклык символы булып тора һәм Ватанны саклаучылар һәм хәрби хәбәрчеләр истәлеген саклый.
Бүләкләү тантанасы акциянең тантаналы өлеше булды. Актив катнашулары һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен волонтерлар, җыю пунктлары җитәкчеләре, активистлар һәм битараф булмаган кешеләр бүләкләнде.