В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә шәһәр предприятиеләрендә 560 машина йөртүче һәм 798 юл эшчесе эшкә урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Юлия Летникова). Казан төзекләндерү предприятиеләрендә элеккечә кадрлар кытлыгы бар. Ике атна эчендә хәл яхшырды: эшкә урнаштырылган машина йөртүчеләр саны 502 дән 560 ка кадәр, ә юл эшчеләре 533 дән 798 гә кадәр артты. Шул ук вакытта аларның хезмәт хакы уртача 12-30 мең сумга кадәр күтәрелде. Бу хакта кышка әзерлек буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү предприятиеләре машина йөртүчеләрне һәм юл эшчеләрен җыюны дәвам итә. Кадрларны сезон тәмамлануга бәйле рәвештә төзелеш объектларыннан җәлеп итәләр, шулай ук Казанга якын авыл җирлекләреннән белгечләр җыялар.
«Шуның белән бергә, бүгенгә бер юл эшчесенә, зур булмаган һәм магистральләр буйлап сузылган һәм шәһәрнең үзәк өлешендәге өч урам туры килә. Предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача яше – 50-54», - диде спикер.
Игорь Куляжев өстәп әйткәнчә, элегрәк юл эшчеләренең уртача хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил иткән, машина йөртүчеләр – 50 мең. Предприятие кышкы эш режимына күчкәндә хезмәт хакы фондын арттыру мөмкинлеге туды, шуңа күрә төнге сменаларны исәпкә алып, юл эшчеләре уртача 47 мең сум алачак, ә машина йөртүчеләр артыгын эшләгәндә – 80 мең.
Октябрьдә Казанда техника һәм юл хезмәтләренең кышкы сезонга әзерлеген тикшерү үткәрелде –ведомствоара комиссия әгъзалары базаларның, техниканың торышын һәм кадрлар белән тулылануын бәяләделәр. Предприятиеләрнең кышкы эшкә әзерлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бүгенге көндә җыю-чистарту техникасының маршрут карталары төзәтелде, машина йөртүчеләр һәм механизаторлар өчен инструктажлар үткәрелде.
Киләсе кышкы чорда Казанда 22 млн артык кв.м кардан чистартылачак, шуларның 4 млн артык кв.м – тротуарлар. Ел ахырына юлларның һәм тротуарларның яңа участокларын файдалануга тапшыру хисабына мәйдан 570 мең кв.м артачак.
Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15 нче октябрьдә башланды һәм 2024 елның 15 нче апрелендә тәмамланачак, дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Фото: Марат Мөгыйнов