Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2024, 11:12

Казанда БРИКС саммитына багышланган почта маркасы чыгарганнар

Тираж 90 мең экземплярны тәшкил иткән

БРИКС саммитына «Россия Почтасы» берләшмә дәүләтләре башлыклары очрашуына багышланган марка чыгарды. Аны Казан Кремле күренеше һәм сәяси чараның рәсми символикасы бизәде. Марканың тиражы 50 сум номиналы белән 90 мең данә тәшкил иткән.

Марка чыгаруга өстәмә рәвештә почта компаниясе ТР башкаласы һәм Мәскәү өчен конвертлар чыгарды һәм беренче көн штемпельләрен әзерләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, маркалар республиканың почта бүлекчәләренә инде кайткан.

Почта продукциясенә штемпель эзен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Россия почтасы» төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.

Беренче көн штемпеленең эзен бүген 21:00 сәгатькә кадәр генә Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча куярга мөмкин. Шуннан соң аны әйләнештән алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласына БРИКСНЫҢ XVI саммитында катнашучылар килүен дәвам итә. Шәһәргә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) президенты Милорад Додик, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, Бразилия Тышкы эшләр министры Мауро виейра очып килгәннәр. Соңгы мәгълүматларга караганда, масштаблы сәяси вакыйгада барлыгы 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнашачак. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген шәһәрдә рәсми булмаган төшке ашка килүче делегация башлыкларын каршы алалар.

Барлык яңалыклар