В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына ярдәм чаралары алу өчен район администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23 нче ноябрь). Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда яшәүчеләрнең аерым категорияләренә бер тапкыр 10 мең сум түләнәчәк. Тиешле карар шәһәр муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалары булган гаиләләргә; балигъ булмаган балалар, шул исәптән инвалидлар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; балигъ булмаган балалары, шул исәптән инвалидлары булган I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга биреләчәк.
Карар нигезендә, шәһәр халкына түләү алу өчен документлар һәм гариза белән теркәлү урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында танышырга мөмкин.