Конкурсның финалы кичә «Заречье» үзәгендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда «Ел укучысы-2019»ны сайладылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча бу исемне 167-нче номерлы мәктәптән Дилә Мөхәммәдиева һәм 50-нче номерлы гимназиядән Данил Минубаев яулады. Конкурсның финалы кичә «Заречье» үзәгендә узды.
Катнашучылар 4 сынауда көч сынашты: «Таныштырырга рөхсәт итегез!» иҗади презентациясе, «Безнең бөек Пушкин» ораторлык сәнгате конкурсы, «Театр уч төбендә» интеллектуаль бәйгесе, шулай ук «Кызыклы эшче һөнәрләр» дип аталган лепбук.
Бәйге ике турда үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән этапта катнашучылар эссе язарга, ә турыдан-туры этапта иҗади презентация үткәрергә, ораторлык осталыгын күрсәтергә һәм интеллектуаль конкурсны узарга тиеш иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.