В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Бүген Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды.
9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде – иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә. Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде - конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.