Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2020, 09:46

Казанда Юдино бистәсендә яңа яшьләр үзәгенә җитәкче сайладылар

Директор вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре кичә игълан ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Юдино бистәсендәге «Юлдаш» яшьләр үзәге җитәкчесе булып балалар һәм яшьләр өчен шәһәр һәм республика чараларын оештыручы Альберт Хуҗиәхмәтов билгеләнде. Директор вазыйфасына конкурс нәтиҗәләре кичә игълан ителде.

Казан Мэры Илсур Метшин 20-нче июльдә яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс башлануы турында игълан иткән иде. Анда югары белемле, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган Россия гражданнары катнаша алды.

Бәйгенең 30-нчы июльгә кадәр үткән читтән торып уздырылган этабында катнашучыларның гаризалары һәм портфолиолары каралды. Барлыгы 11 кеше гариза биргән, сайлап алу нәтиҗәләре буенча 8 кеше икенче этапка узган. Жюри әгъзалары турыдан-туры катнашу этабы кысаларында дәгъвачыларның анкеталары белән танышканнар, шулай ук аларның Юдино яшьләр үзәген үстерү планнары белән кызыксынганнар.

Конкурсның жюрилар комитетында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, «Яшүсмер» МБУ директоры Айрат Ситдыйков, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Павел Михеев, «Яшүсмер» МБУ директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Александр Артемьев, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм студентлар формалашулары республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов һәм башкалар булган.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт энергетика университеты магистры Альберт Хуҗиәхмәтов җиңүче булган. Конкурста җиңүче – муниципаль, шәһәр һәм төбәк дәрәҗәсендәге балалар һәм яшьләр чараларының тәҗрибәле оештыручысы, алар арасында «Бишбалта бистәсенең 300 еллыгы», «Ел студенты», «Республика студентлар язы», «Соңгы кыңгырау», Аккош күлендә «Сабантуй - 2019» бар. Альберт Хуҗиәхмәтов шулай ук күп тапкырлар бөтенроссия фестивальләрендә катнашучы, SDVIG Казан камера театры актеры һәм радиотапшырулар алып баручысы.

Конкурсның башка катнашучыларына килгәндә, аларның барысына да Казан яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эш тәкъдим ителәчәк.

Юдино бистәсендә Революция урамында урнашкан «Юлдаш» яшьләр үзәген 30-нчы августка ачу планлаштырыла. «Юлдаш» үзәгендә эшләү балаларның һәм яшьләрнең  сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле тормыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдереләчәк. Учреждениенең максаты – яшьләргә аралашу өчен ачык мәйданчык булдыру, тау туризмы һәм альпинизм үзәген булдыру, спорт һәм иҗат юнәлешләрен оештыру.

Клуб бинасында тау туризмы өчен зоналар, текә кыяга менүнең төрләре (скалодром), ниндзя-трасса, тир, универсаль зал, чаралар үткәрү өчен зал, коворкинг зонасы урнашачак. Яшьләр үзәгенә аена 14 яшьтән 40 яшькә кадәрге 350-дән артык кеше йөри алачак.
Барлык яңалыклар