Иң кызыклы эшләр өчен тавыш бирүдә 984 кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанда коррупциягә каршы тематикага иң яхшы мәктәп плакаты өчен тавыш бирү тәмамланды. Конкурсның финалына Казанның җиде мәктәбе керде, аларда 2018 елда коррупциягә каршы тематикага "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарның сайлап алу турлары узды. . .
50 иҗади эшнең иң яхшысы - Яңа Савин районының 38-нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 "А" сыйныф укучысы Гюнель Азизова плакаты. Икенче урынны Авиатөзелеш районындагы 14-нче гимназиянең 10 "А" сыйныфы укучылары Валерий Абдерахманов һәм Ренат Лебедев алдылар. Өченче урынны Идел Буе районының 40-нчы гимназиясенең 9 "А" һәм 2 "В" сыйныф укучылары Дмитрий Лукоянов һәм Камилла Габдуллина бүлештеләр.
Атна дәвамында иң яхшы плакат өчен тавыш бирү kzn.ru порталында мөмкин иде . Барлыгы 984 тавыш бирелде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты Аппаратының контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе.