Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2018, 16:09

Казанда иң яхшы сантехникларны сайладылар

Һөнәри осталык бәйгесендә “Иске шәһәр” идарә итүче компаниясе командасы җиңде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Екатерина Виславская). “Казанның иң яхшы сантехнигы – 2018” исеменә “Иске шәһәр” идарә итүче компаниясе хезмәткәрләре Александр Кондрашин һәм Искәндәр Баязитов лаек булды. Шул исемдәге һөнәри осталык бәйгесе бүген “Азино” балалар иҗаты үзәгендә үтте.

Ярышлар Казан Башкарма комитеты, “ТР күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар берләшмәсе” региональ коммерцияле булмаган хезмәттәшлек үзкөйләнүче оешма тарафыннан оештырылды һәм Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Быел бәйгедә катнашу өчен 24 гариза бирелгән, финалга 12 команды чыкты – һәр командада икешәр кеше. Бәйгенең теоретик этабы 17 апрельдә тест форматында үтте, икенче этабы – бүген. Осталар өй эшен әзерләгән – санитар-техник төеннәрне монтажлау үрнәкләре белән стенд. Эшләрне жюри згъзалары бәяләде: ТКХ комитеты, Башкарма комитет, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, “Казан энергосервис үзәге” МУП, “Техник надзор хезмәте” МУП һәм ТР күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар берләшмәсе вәкилләре. “Быел катнашырга теләк барлыгы сизелә. Узган елда катнашучыларда куркып, югалып калган кебек иде, быел, киресенчә, ярышырга теләкләре бар. Катнашучыларның дәрәҗәсе югары булуы күренә”, - диде ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов.

Рәсми ачылыш тантанасында ТКХ җитәкче-ветераннары, идарә итүче ошмалар вәкилләре, бәйгедә катнашучыларның туганнары, хезмәттәшләре бар иде. “Белгечләребезнең ничек эшләвен күрәбез. Сезнең мисалыгыз “Афоня” образыннан ерак китүебез күрсәтә һәм аңа әйләнеп кайтмабыз дип ышанам, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. – Бүген барлык эре идарә итүче оешмалар әлеге бәйгедә катнаша. Моннан кала, узган елда катнашкан идарә итүче компанияләрнең быел да катнашырга гариза бирүе шатландыра. Узган ел җиңү яулаучыларның әле дә уңышлы гына эшләп йөрүе, яңа буын белән тәҗрибәләрен уртаклашулары тагын да шатландыра”.

Ачылу тантанасы “Чишмә” хореография төркеме чыгышы һәм слесарь-сантехниклар гимны белән тәмамланды, шуннан соң ярышларның икенче этабына старт бирелде. Гамәли биремне үтәргә катнашучыларга 45 минут бирелде. Бирем берничә критерий буенча бәяләнде: үтәлү вакыты, технологияләр саклану һәм куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше. Беренче булып биремне “Уютный дом” идарә итүче компаниясе командасы үтәде. Жюри әгъзалары киңәшкән арада, сәхнәдә бию һәм җырлар яңгырады.

“Иске шәһәр” идарә итүче компаниясе командасы - Александр Кондрашин һәм Искәндәр Баязитов җиңү яулады. Икенче урын Идел буе районы идарә итүче компаниясеннән Ягъфар Ильясовка һәм Александр Андреевка бирелде, өченче урында – “Уютный дом” идарә итүче компаниясе командасыннан Рөстәм Закиров һәм Разамин Имамов. Алар дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр бирелде: 50 мең, 30 мең һәм 20 мең. Моннан кала, бүләкләр иң яшь һәм иң тәҗрибәле сантехникларга да бирелде – 59 яшьлек Александр Пименов (Мәскәү районы идарә итүче компаниясе) һәм 28 яшьлек Разамин Имамов (“Уютный дом” идарә итүче компаниясе).

Видеорепортаж
04.05.2018 16:07
Казанда иң яхшы сантехникны сайладылар, 04.05.2018
Барлык яңалыклар