Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2023, 18:20

Казанда иң яхшы кондуктор һәм җәмәгать транспорты йөртүчесен сайладылар

Конкурста катнашучыларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сәламләде

Фото: Транспорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). ТР башкаласында иң яхшы кондуктор һәм җәмәгать транспорты йөртүчесе сайланды. Конкурс тарихында беренче тапкыр катнашучы-автосөючеләр арасында бары тик бер ир-ат булган.

Ярышларда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров катнашты. Ул конкурска иң яхшы эшчеләр җыелганын билгеләп үтте. Үз чиратында 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе директоры Альберт Мөхәммәтшин машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга конкурс сынауларында уңышлар теләде.

Ярышларда автосөючеләр фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтте, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү тестын эшләделәр. Кондукторлар билетлар буенча имтихан тапшырдылар – алар хезмәтне саклау, беренче медицина ярдәме күрсәтү, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Сынау нәтиҗәләре буенча иң яхшы автобус йөртүчесе Нина Чугунова булды – ул 62 нче автобус маршрутында эшли. Кондукторлар арасында 6 нчы маршрут автобусларында эшләүче Венера Дорофеева җиңде. Машина йөртүчеләр арасында икенче урынны – Андрей Митрофанов, ә кондукторлар арасында Марина Гайнуллина алды. Бронза машина йөртүче Эльмира Зарипова һәм кондуктор Алинә Гәрәевага эләкте.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нәтиҗә ясап, ТР Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Юрий Данилов киләсе елда Казанда һөнәри осталык республика конкурсын уздырырга тәкъдим итте.

Ярышларны «ПАТП №2» МУП белгечләре оештырды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

Барлык яңалыклар