Казанда «өлкән яшьтәге» йөртүчеләр өчен конкурс узды, анда 60 яшьтән 77 яшькә кадәрге 28 ир-ат катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Казанда «өлкән яшьтәге» йөртүчеләр өчен конкурс узды, анда 60 яшьтән 77 яшькә кадәрге 28 ир-ат катнашты. Иң яхшы «автобабай» исеменә 77 яшьлек шофер Эльфак Мифтахов лаек булды.
Конкурс шартлары буенча, 60 яше тулган һәм «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган катнашучылар машина йөртү буенча теоретик һәм практик күнекмәләрдә ярышырга тиеш иде. Беренче этапта машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрне хатасыз чишкән дүрт катнашучының иң җитезе (3 минут та 16 секундта) 77 яшьлек Эльфак Мифтахов булды.
Конкурсның «Классик тизлек маневрлары» икенче этабында катнашучылар бирелгән схема буенча автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтер өчен махсус мәйданчыкта бардылар. Шул ук вакытта һәр күнегүнең дөрес үтәлеше һәм этапта узу вакыты исәпкә алынды. 62 яшьлек Георгий Максимов трассаның барлык элементларын да иң яхшы үтүче булды, ул 1,5 минут эчендә нибары 10 штраф секунды белән финишка килде.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Эльфак Мифтахов алды, икенче урында - Георгий Максимов, өченче урында - Рафаез Гарипов.
«Тәҗрибәле» шоферлар арасында җиңүчеләргә дипломнар, конкурс символикасы төшерелгән кубоклар һәм махсус призлар – автомобильченең тормышын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән заманча техник чаралар бирелде, алар арасында видеотеркәгечләр, навигаторлар һәм партроника бар, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте.