Шәһәрнең туристик, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләренең 130-га якын хезмәткәре 9 номинациядә ярыша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казанда "Кунакчыллык йолдызлары" шәһәр конкурсы старт алды. "Ногай" кунакханә комплексында узган беренче ярыш көнендә ресторан сервисының 58 хезмәткәре дүрт номинациядә ярышты: "Иң яхшы официант", "Иң яхшы бармен", "Иң яхшы пешекче" һәм "Иң яхшы шеф-пешекче".
Кунакчыллык өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы Казанда дүртенче тапкыр уздырыла һәм аның белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Әйтик, быел 9 номинациядә үзләренең һөнәри күнекмәләрен хезмәт күрсәтү өлкәсенең 130-га якын хезмәткәре – официантлар, пешекчеләр, бүлмә җыештыручылар, барменнар, гидлар һәм тармакның башка белгечләре күрсәтәчәк. "Бу бәйге үзенә күрә шәһәр брендына әверелде. Безнең төп максат - Казанда иң кунакчыл кешеләр генә түгел, иң профессиональ кешеләр дә яшәвен күрсәтү. Безгә кунакларга хезмәт күрсәтүдә югары планканы саклап калу, шулай ук туристларның безгә килгәнче үк теләкләрен алдан белеп тору мөһим", - дип билгеләп үтте Казанның Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.
Конкурста үз эшләренең чын фанатлары катнаша. Бәйгедә катнашучылар өчен биремнәр җиңелләрдән түгел. Әйтик, официантларга шәраб декантациясен үткәрергә, өстәлне дөрес төзергә, матур итеп салфеткаларны куярга, шулай ук кунакларга ашамлык тәкъдим итәргә кирәк. "Мин көн саен эштә эшләсәм дә, дулкынлануны яшерә алмыйм – барлык көндәшләр дә көчле, биредә Казанның иң яхшы рестораннарыннан профессионаллар җыелган. "Иң яхшы официант" номинациясендә чыгыш ясаучы нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде", – дип саный шушы номинциядә чыгыш ясаучы Эльвина Ситкова.
Катнашучыларны кунакчыллык тармагы осталары бәялиләр – алар арасында танылган шеф-пешекчеләр, отельерлар, рестораторлар, күпьеллык стажы булган барменнар бар. Шулай ук быел "Иң яхшы портье" номинациясендә конкурсантларның күнекмәләрен WorldSkills чемпионатының халыкара эксперты Мария Ильиных бәяләячәк. Жюри әгъзалары профессионалларга күнекмәләр генә түгел, иҗади якын килү дә мөһим, дип билгеләп үтә.
Хәер, катнашучылар үз көчләрендә ышана – бик күп әзерләнгәннәр һәм хәтта үз җиңү тактикасын да уйлаганнар. Әйтик, бармен Юлия Швиндт судьяларны үзләренең авторлык коктейлында ингредиентларның гадәти булмаган ярашуы белән гаҗәпләндерергә ниятли. "Минем эчемлек "Казанская наслаждение" дип атала, аны әзерләүнең барлык серләрен дә ачмаячакмын, тик аның төп яшерен ингредиенты турында әйтә алам – мин аңа һәрчак мәхәббәт өстим. Судьялар бәяләр дип уйлыйм", - дип сөйләде Юлия Швиндт.
Ярышлар тагын ике көн дәвам итәчәк. 13 мартта ресторанның иң яхшы бүлмә җыештыручы һәм иң яхшы менеджеры сайлап алыначак. 14 мартта "Иң яхшы портье", "Иң яхшы гид-экскурсовод", "Эчке һәмтышкы туризм буенча иң яхшы менеджер" номинацияләрендә катрнашучылар җиңү өчен көрәшәчәк.