Гаризалар 1-нче июльгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Татарстан башкаласында «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы старт ала. Гаризалар 1-нче июльгә кадәр кабул ителә.
Конкурста бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм иҗтимагый-файдалы хезмәт яки иҗади эшчәнлектә актив катнашучы, шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирүче гаиләләр катнаша ала.
Катнашучы булу өчен 2375992@bk.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк . Катнашучылар «Спорт гаиләсе», «Интеллектуаль гаилә» һәм «Иҗади гаилә» номинацияләрендә ярышачаклар.
«Интеллектуаль гаилә» номинациясендә катнашучылар үзләрен 6-нчы июльдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында күрсәтәчәкләр. Алар дөнья халыкларының гаилә традицияләре, Казан, Татарстан һәм Россиянең тарихи династияләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. 7-нче июль көнне «Спорт гаиләсе» номинациясендә катнашучылар өчен «Күңелле стартлар» узачак. «Иҗади гаилә» 8-нче июльдә иҗади визитканы тәкъдим итү юлы белән сайланачак.
Финал, җиңүчеләрне бүләкләү һәм бәйрәм концерты 8-нче июльдә «Казан» гаилә үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.