В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаны 10 нчы апрельгә кадәр тапшыру зарур
Фото: Денис Гордийко
Гариза тапшыручыларның иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә тәҗрибәсе булу хупланачак. Моннан тыш, конкурсантларның материаллар әзерләүдә креативлыгына, партнерлык һәм финанслау буенча тәкъдимнәре булуга, шулай ук иҗтимагый оешмалар төзелешен белүенә аерым игътибар биреләчәк.
Финалистларны сайлап алганнан соң, ачык тавыш бирү узачак. Ул 18-24 нче апрельгә планлаштырылган. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк. Конкурсның нигезләмәсе һәм регламенты турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, предприятиеләрнең һәм оешмаларның Яшьләр советы февраль аенда оештырылды. Казан мэры Илсур Метшин ул вакытта шәһәрнең эшче яшьләре активы белән очрашты. Чарада 60 предприятиедән һәм оешмадан 100 делегат катнашты.