Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2019, 15:23

Казанда иң яхшы мәктәп яны территориясен сайлаячаклар

Конкурс призерлары мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә игълан ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган иң яхшы мәктәп яны территориясенә смотрның шәһәр этабы башланды. 2-нче августка кадәр Мәгариф идарәсе , район администрацияләре һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге вәкилләреннән торган шәһәр комиссиясе конкурсның район этапларында җиңгән 16 мәктәпкә барачак.

Шәһәр этабының беренче көнендә комиссия Авиатөзелеш районының Симонов урамы, 17 адресы буенча урнашкан 33-нче номерлы мәктәбендә булды. Экспертлар яшелләндерү, декоратив бизәлеш, төзекләндерү торышына һәм сыйфатына бәя бирде.

Мәктәпнең бөтен территориясе Генпланда конкрет сыйныфларга һәм параллельләргә беркетелгән зоналарга бүленгән. Балалар үз участокларын ничек бизәргә кирәклеге турында үзләре уйлаганнар. Әйтик, участокларның берсен Эйфель манарасы һәм Биг-бен манарасы бизи. Ә сыйныфларның берсе үз почмагында Сөембикә манарасын төзегән. Комиссия игътибарын түтәлләр һәм теплицалары булган мәктәп бакчасы да җәлеп итте.

33-нче номерлы мәктәп директоры Нелля Шәяхмәтова композицияне булдыруда балаларга профессиональ ландшафт дизайнерлары ярдәм итте, дип сөйләде.

«Без ландшафт буенча белгечләр чакырдык, алар түтәлләрне ясап бирделәр, яхшы туфрак алып килделәр. Бу проектка ике ел, һәм балалар икенче ел инде табигать белеме дәресләрендә төзекләндерү детальләрен уйлыйлар. Барысының да дачалары юк бит, күпләр, чыннан да, үз түтәлләре белән бик мавыгалар. Мәсәлән, безнең бер сыйныф сарыдан куе кызылга кадәр төрле төстәге кишерләр үстерә, ә икенчесе бәрәңгенең ике сортын утыртып, кайсысының яхшырак уңыш бирүен чагыштыра», - дип сөйләде Н.Шәяхмәтова.

Казанның Балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Галиева билгеләп үткәнчә, 33-нче номерлы мәктәп яны территориясе чиста гына түгел, ә танып-белү мөмкинлеген дә бирә.

«Без монда яшелләндерү буенча комплекслы эш башкарылганын күрәбез, берьеллык үсемлекләр күпьеллык үләннәр белән керешә, барысы да уйланылган. Шәһәр мәктәбендә оештыруы шактый кыен булган түтәлле һәм теплицалы уку участогы булуы аеруча сөендерде. Бу, чыннан да, югары танып-белү эффекты булган мәктәп яны территориясе, биредә һәр почмак белем бирү процессында кулланыла. Биредә без территорияне бизәүдә кулланылган иң яхшы тенденцияләрне күрәбез. Алга таба да дәрәҗә югары булыр, дип өметләнәбез», - дип билгеләде Д.Галиева.

Конкурс кысаларында мәктәп яны территорияләре визуаль карау һәм документларны өйрәнү ярдәмендә ун критерий буенча бәяләнә. Критерийларга уку-укыту мәйданчыклары, җиһазландырылган яктырту, ял урыннары, юллар, бизәлешнең эстетик торышы, яшел зонаның халәте, газон һәм үсемлекләрне карау сыйфаты, чәчәк үсентеләре мәйданы, аларның төрлелеге, дизайнер чишелешләре, стиль, коймалар булуы керә. Иң мөһиме – территориянең мәгариф-тәрбия процессында ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылуы.

Конкурс призерлары мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак, гран-при - 70 мең сум, беренче урын – 50 мең сум, икенче урын – 40 мең сум, өченче урын - 30 мең сум.

Барлык яңалыклар