В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр 19 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июль). Казанда IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Анда рус һәм татар телләрендә язучы 10-17 яшьлек язучылар һәм шагыйрьләр катнаша ала.
Конкурс тугыз номинацияне үз эченә ала: «Рус телендәге поэзия», «Татар телендәге поэзия», «Рус телендәге проза», «Татар телендәге проза», «Француз, инглиз, немец, рус телләреннән әдәби тәрҗемәләр», «Татар теленнән рус һәм рус теленнән татар теленә әдәби тәрҗемәләр», «Рус телендә эссеистика», «Мультилингвалар» һәм «НеФормат».
Катнашу өчен 19 нчы сентябрьгә кадәр конкурс сайтында теркәлергә, анкета тутырырга, конкурс турындагы нигезләмәне өйрәнергә һәм шәхси кабинетта күрсәтелгән таләпләргә туры килә торган конкурс эшен беркетергә кирәк. 24 нче октябрьгә кадәр танылган язучылар кергән жюри премиядә катнашучыларның озын һәм кыска исемлеген билгеләячәк. Иң яхшы эшләрне Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һәм башкалар билгеләячәк. Конкурс бушлай, оештыру кертемнәре каралмаган.
Конкурсның төп өлешен 13-18 нче ноябрьдә балалар лагерында әдәби смена вакытында үткәрәчәкләр. Барлык катнашучыларны мәдәни программа һәм танылган язучылар, журналистлар һәм тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар көтә, дип хәбәр итә бәйгене оештыручы – «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды.
Бүләкләү тантанасы 18 нче ноябрьдә «Әкият» курчак театрында узачак. Премиянең приз фонды: әдәби сменага 140 юллама, кыска исемлеккә эләккән катнашучыларның әсәрләре белән 140 альманах, 36 планшет, 36 кече китапханә комплекты, шулай ук «Глаголица» премиясенең төп призы булган 9 «Бәллүр ябалак» сыны.