«Казан чаналары» фестивалендә катнашучылар тюбинглар нигезендә ясалган гадәти булмаган формадагы чаналарны күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). 4-нче гыйнвар көнне Горький исемендәге паркта ел саен үткәрелә торган «Казан чаналары» фестивале узачак.
Фестивальдә 2-5 кешедән торган командалар катнашачак. Конкурсантлар тюбинглар нигезендә ясалган үзенчәлекле формадагы чаналарны күрсәтәчәк, алар белән таудан шуарга мөмкин булачак. Иң яхшы чана ясаган кеше 50 мең сум күләмендә бүләк алачак.
Әйтик, чаналар танк, самолет, көймә, космик корабль яки фантастик хәрби машина формасында булырга мөмкин. Җиңүчеләрне билгеләгәндә төшүнең ераклыгын, хәрәкәт итү чарасының үзенчәлеген, шулай ук старт алдындагы перформансны исәпкә алачаклар.
Фестиваль 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «Казан чаналары» фестивале «Паркларда кыш» программасы кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен әзерләнгән чараларның берсе булачак.