«Үз телем» конкурсында катнашуга гаризалар 30 нчы июньгә кадәр кабул ителә
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Конкурсантларга татар телен өйрәнүнең, яшьләр күзлегеннән чыгып караганда, нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм өстенлекле ысуллары белән бәйле проектлар тәкъдим итәргә кирәк.
Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзеячәк. Шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырыла.
Иң яхшы идея авторларына грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Конкурс балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектлар булдыруга, аларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Ул 2021 елдан бирле үткәрелә. 2023 елның иң яхшы проектлары: «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Нәҗип» график новелласы, «Сихри Казаным!» квест-променады һ.б.