Август ахырына кадәр «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Казанда туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» муниципаль һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска нәтиҗәләр сентябрь ахырында ясалачак.
Катнашучылар тугыз номинациядә көч сынашачак: «Иң яхшы портье», «Иң яхшы горничная», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы тревел-блогер». Беренче этапта барлык теләүчеләргә 31 нче августка кадәр гариза бирергә һәм аны Andrey.Ustyuzhanin@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә яки кәгазьдә Кремль урамы, 11 адресы буенча китерергә кирәк.
Гаризага («Иң яхшы тревел-блогер» номинациясеннән тыш) түбәндәге документларны беркетергә кирәк: кунакчыллык өлкәсе оешмаларында эш урыныннан белешмә, белем турында дипломның күчермәсе яки уку урыныннан белешмә, оешманың мөһере белән расланган хезмәт кенәгәсенең күчермәсе. Шулай ук катнашучылар теләкләре булса грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары, бәяләмәләр, бүләкләр турындагы таныклыкларның күчермәләрен (шул исәптән Татарстанда һәм Казанда һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу турында) тапшыра алалар.
Конкурсның төп өлешен 25-27 нче сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Бүләкләү тантанасы сентябрь ахырында булачак. Һәр номинациядә беренче урын алган җиңүчеләргә диплом, акчалата грант, кубок һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 28 нче номерлы санында белергә мөмкин.