В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче урынны алучыга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Татарстан башкаласында “Казанның иң яхшы сантехнигы-2018” бәйгесе старт ала.
Бәйгедә торак-коммуналь өлкә предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре катнаша ала: һөнәрләре буенча эшләүче слесарь-сантехниклар; һөнәрләре буенча әзерлек үткән, квалификацияләрен арттыручылар; “Районның иң яхшы сантехнигы-2018” район бәйгеләрендә призлы урыннар алучылар.
Гаризалар 2 апрельдән 6 апрельгә кадәр ТКХ комитетында Кремль ур., 11, каб.216, тел. (843) 590-04-26 (22, 12) буенча кабул ителә.
Бәйге ике этапта үтә: I этап – теоретик, II этап – бирем үтәү. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җитәкләгән комиссия акчалата бүләкләнә торган өч урын билгеләячәк: Ι урын – 50 мең сум, ΙΙ урын – 30 мең сум, ΙΙΙ урын – 20 мең сум.
Бәйгедә катнашу өчен икрәкле документлар исемлеге, гариза һәм катнашучы анкетасы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Дкументлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.