В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Параллель рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга гаризалар кабул итү башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанда "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында, шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча ел саен уздырыла торган республика журналистик бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" бәйгесе "Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек", "Муниципаль хуҗалык һәм тормыш тәэмин итү системасы", "Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү", "Социаль үсеш", "Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе", "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү, инвестиция эшчәнлеге" һ.б. номинацияләр буенча уза.
Бәйгедә катнашырга җирле үзидарә һәм муниципаль хуҗалык практикасына зур өлеш керткән, муниципаль идарә өлкәсендә кимендә өч ел эш стажы булган фәнни белемнәрне үстерүгә ярдәм итүче хезмәткәрләрне чакыралар. Алар арасына МБ башлыклары, җирле үзидарә органнарының башка вазыйфаи затлары һәм муниципаль хезмәткәрләр керә ала.
Бәйгедә катнашу өчен 10 мартка кадәр гариза бирергә мөмкин, оештыру комитетына хезмәткәр анкетасын, аның презентациясен һәм мәгълүмати картасын юллап була.
Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуны түбәндәге номинацияләрдә билгелиләр: "Республика басмаларында иң яхшы язмалар", "Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басмалар", "Иң яхшы телевизион сюжет", "Иң яхшы радио сюжет", "ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты".
Конкурста юридик һәм физик затлар, шулай ук муниципаль берәмлекләр катнаша ала. Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр басылып чыгарга тиеш, дип хәбәр итә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе.
Конкурсларда катнашу өчен кирәкле документлар пакеты турында тулырак мәгълүматны биредә алырга була. Документлар түбәндәге электрон почтага гына кабул ителә: Anna.Lobastova@tatar.ru.