Конкурска гаризалар 14-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Казанда «Ел иреклесе – 2019» шәһәр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда үз-үзен тәкъдим итүче үзиреклеләр дә, волонтерлык оешмалары да катнаша ала. Конкурсантлар уку йортларын, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният учреждениеләрен, коммерциягә нигезләнмәгән һәм коммерцияле оешмаларны, инициативалы төркемнәрне тәкъдим итә ала.
Ярыш берничә номинациядә уза. Шәхси – «Ел үзиреклесе», «Үзиреклелекне оештыручы», «Ел җиңүе волонтеры», «Ел мәдәнияте волонтеры», «Ел волонтер-табибы», «Ел волонтер-экологы», «Ел вакыйгасы волонтерлыгы». Коллектив – «Елның мәктәп иреклеләр отряды», «Елның үзиреклеләр проекты», «Елның үзиреклеләр берләшмәсе».
Конкурс читтән торып катнашу этабын – гаризаны һәм кирәкле документлар җибәрүне һәм турыдан-туры - катнашучыларның үз-үзләрен тәкъдим итүләрен күздә тота.
Катнашу өчен гаризалар һәм документлар комплектын 14-нче ноябрьгә кадәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына китерергә кирәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча алып барыла: Петербург ур., 70, 16-нчы номерлы кабинет.
«Ел үзиреклесе – 2019» шәһәр конкурсында катнашучы анкетасын һәм тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга була.