В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу магистраль җылыүткәргечләрне реконструкцияләү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казанда Гагарин, Чуйков урамнарында һәм Ибраһимов проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле карарга Башкарма комитетта кул куелган.
Гагарин урамында хәрәкәт чикләнә:
17 сентябрьгә кадәр Октябрь урамыннан 22 номерлы йортка кадәр;
20 июль 23.00 сәгатьтән 23 июль 5.00 сәгатькә кадәр Октябрь урамы белән киселеш районында;
20 июль 23.00 сәгатьтән 30 июль 5.00 сәгатькә кадәр 22 номерлы йорт тирәсендә;
3 август 23.00 сәгатьтән 6 август 5.00 сәгатькә кадәр 24 номерлы йорт тирәсендә;
3 август 23.00 сәгатьтән 6 август 5.00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспектында Гагарин урамы белән киселеш районында транспорт хәрәкәте чикләнә.
16 сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте Мусин урамыннан Чуйков урамының 15б номерлы йортына кадәр чикләнә.
Хәрәкәт магистраль җылыүткәргечләрне реконструкцияләү эшләре барышында транспорт һәм җәяүлеләр иминлеге өчен чикләнә.