В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30 өлешченең хокуклары торгызылды.
Фото: ТР Өлешчеләренә ярдәм фонды
Бинаның гомуми мәйданы – 3,9 мең кв. м, торак мәйданы – 1,8 мең кв. м. Биш катлы йорт 28 машина урынына җир асты парковкасы белән җиһазландырылган. Йорт яны территориясендә балалар мәйданчыгы һәм ял итү зонасы урнашкан, дип хәбәр итә ТР Өлешчеләренә ярдәм фонды.
Йорт төзелеше 2019 елда башланды. 2021 елда йортларны тапшыру сроклары үзгәрүгә бәйле рәвештә, йорт проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертелде. Йортны төзүче «Мегаполис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә каршы банкротлык процедурасы башлана. Йорт төзелешен тәмамлау өчен 2021 ел ахырында төзүче яңа подрядчыны җәлеп иткән һәм йортны төзеп бетерә алган.