Аракчино һәм Югары Ослан бистәләре арасы 60 чакрымга кыскарган.
Фото: mchs.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген Татарстанда Аракчино һәм Югары Ослан бистәләре арасында, тиешле техник тикшерү узганнан соң, кичү ачылды, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Кичүнең гомуми озынлыгы 3200 метр тәшкил итә, һәр якка бер полосалы хәрәкәт , полосалар арасындагы ераклык – 150 метр, ә бер полосаның киңлеге – 20 метр. Кичү буенча авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары узарга мөмкин. Бу юл Аракчино белән Югары Ослан арасындагы ераклыкны 60 чакрымга кыскартачак.
Шулай ук идарәдә билгеләп үтүләренчә, Татарстанда автотранспорт чараларының махсус җиһазландырылган һәм сертификацияләнгән боз кичүләре булмаган урыннарда бозга чыгуы тыелган. Автомобиль йөртүчеләрне, бозга рөхсәтсез чыгу факлары ачыкланган очракта, 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф көтә.