Казанда куркыныч йөкләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр. Тыюлар иҗтимагый-сәяси чараларга әзерлек һәм уздыру вакытына кертеләчәк.
8 майдан 10 майга кадәр чикләүләр Җиңү көненә багышланган чараларга әзерлек һәм үткәрү кысаларында кертеләчәк.
13 майдан 19 майга кадәр куркыныч транспорт хәрәкәтен «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum» халыкара икътисадый форумы уздырылу сәбәпле чикләячәкләр.
10 июньнән 14 июньгә кадәр хәрәкәт мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында чикләнәчәк.
17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр чикләүләр Kazan Digital Week халыкара форумын уздыруга бәйле рәвештә кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларга әзерләнү һәм уздыру уңаеннан кайбер урамнарда хәрәкәт
чикләнәчәк. Җәмәгать транспорты эшен көчәйтелгән режимда оештыралар, уңайлы булсын өчен энергетика университеты тукталышына салют беткәч һәм Ташаяк белән Сәетгалиев урамнары чатында җәмәгать транспорты тапшырылачак.