В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кризиска каршы шәһәр штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый карар кабул итте.
Фото: Денис Гордийко
Бизнеска мондый ярдәм чарасы пандемия чорында кертелде һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. 2020 елда пандемия чорында кризиска каршы чаралар ярдәмендә Казан эшмәкәрләре 91 млн 455 мең сум, ә узган ел 117 млн сум штрафны түләмәгәннәр.
Тикшерүләрнең яңартылуы турында эшмәкәрләргә өстәмә хәбәр ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәр штабы булдырылган, ул агымдагы вәзгыять чорында шәһәр икътисадына һәм халыкка ярдәм итү өчен карарлар чыгарачак. Штаб эше кысаларында эшмәкәрләр белән очрашулар, предприятиеләргә барулар планлаштырылган. Казан Мэры беренчеләрдән булып «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте комбинатында булып кайтты.