Премиядә Г.Камал, В.И.Качалов, К.Тинчурин һәм татар яшь тамашачы театры актерлары һәм спектакльләре билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Казанда кичә ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” театраль премиясе тапшырылды. Җиңүчеләр арасында – Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры, В.И.Качалов ис. Казан дәүләт академия рус зур драма театры, Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, К.Тинчурин ис. Татар драма һәм комедия театры артистлары һәм спектакльләре.
“Музыкаль спектальдә иң яхшы роль” номинациясендә “Сфорцандо” ТР музыкаль башкаруны үстерү Төбәк хәйрия иҗтимагый фондның “Письма Анны Франк” (Г.Фрид) спектаклендә Анна Франк партиясе өчен премия белән Айсылу Нуруллина билгеләнде.
“Әтәч менгән читәнгә” (А.Гыйләҗев) спектаклендә Вәзилә роле өчен “Иң яхшы икенче план хатын-кыз роле” номинациясендә Г.Камал театры Гөлчәчәк Гайфетдинова җиңде. Сүз уңаеннан, спектакль үзе “Ел вакыйгасы” дип табылды. Шушы ук театр актеры Искәндәр Хәйруллин жюри тарафыннан “Ак калфагым” (И.Юзеев) спекталендә Тайфур Кормаш роле өчен иң яхшы ир-ат роле номинациясендә билгеләнде.
“Бег” (М.Булгаков) спектаклендә Илья Славутский уйнаган Григорий Лукьянович Чарнота роле иң яхшы икенче план ир-ат роле дип табылды.
Балалар өчен иң яхшы спектакль дип татар яшь тамашачы театрының “Удивительные путешествия кролика Эдварда” спектале танылды.
“Намус һәм дәрәҗә” номинациясендә Исламия Мәхмүтова (К.Тинчурин театры) бүләкләнде.
“Тантана” премиясе 12 номинациядә бирелде, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында. Моннан кала, махсус дипломнар һәм бүләкләр дә әзерләнде.
ТР Мәдәният министрлыгының махсус дипломына “Әкият” Татар дәүләт курчак театры һәм “Угол” иҗади лабораториясе лаек булды.
“Театры детям” федераль советы иҗтимагый фондының махсус дипломы белән татар яшь тамашачы театры артисты Камил Гатауллин бүләкләнде.
Моннан кала, Казан Мәдәният идарәсенең махсус бүләге әзерләнгән. Аны “Творческая среда” мәдәни инициативалар фонды алды.
М.Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Аманда Гомес ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә булышлык итү фонды премиясе белән бүләкләнде.