Анда хәзер автомобиль юлын төзекләндерү эшләре бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда Ш.Мәрҗани урамындагы муниципаль паркинг вакытлыча ябылды, анда хәзер автомобиль юлын төзекләндерү эшләре бара. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
Ш.Мәрҗани урамының так ягындагы - Татарстан урамыннан З.Солтан урамына кадәр участокта урнашкан парковка төзекләндерү эшләре тәмамланганчы ябык булачак. Парковка 29 автомобильгә исәпләнгән.
Шәһәрнең башка урамнарында урнашкан муниципаль паркинглар эшен дәвам итә. Аларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында урнаштырылган.