В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт 88-нче номерлы йорт янында чикләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанда Рихард Зорге урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
28-нче октябрьгә кадәр Рихард Зорге урамындагы 88-нче номерлы йорт янындагы участок ябылды.
Хәрәкәтне чикләү метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.