Бу Сәетгалиев урамындагы трамвай юлларын реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Казанда вакытлыча 5а номерлы трамвай маршруты үзгәрәчәк. Бу Сәетгалиев урамындагы трамвай юлларын реконструкцияләү һәм пассажир тукталышларын күчерү белән бәйле.
13-нче август 23:00 сәгатьтән ике тәүлек дәвамында 5а номерлы трамвай кыскартылган «Тимер юл вокзалы – Глазунов урамы» маршруты буенча йөриячәк. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә аңлатуларынча, трамвай 1-нче номерлы «Тимер юл вокзалы» маршрутының соңгы тукталышына кадәр барачак. Гадәти маршрут буенча трамвай 16-нчы август 5:00 сәгатьтән йөри башлаячак.
*Картада 5а номерлы трамвай вакытлыча йөрми торган урын кызыл белән билгеләнгән.