В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зорге һәм Даурия урамнары чатында юл эшләре алып барыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Зорге һәм Даурия урамнары чатында юл эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә бүген кич 4 нче трамвай маршруты хәрәкәтен туктаталар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
Юл япмасын ачу вакытында предприятие хезмәткәрләре юлның өске төзелеше буенча төзексезлекләрне ачыклаганнар. Шуңа күрә юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр башкарырга карар ителде.
4 нче трамвай маршруты бүгенге көннең 20:30 сәгатеннән 11 июль иртәнге 5 кә кадәр эшләмәячәк. Татарстан башкаласында яшәүчеләрдән һәм кунаклардан үз маршрутын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйлар.