В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
О.Кошевой урамы участогында рельс-шпаль рәшәткәләр яңадан салыначак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). 18 нче октябрьнең 21:00 сәгатеннән 19 нчы октябрьнең 5:00 сәгатенә кадәр Казанда 1, 6 һәм 8 нче номерлы трамвайлар хәрәкәтен туктатачаклар. Бу О.Кошевой урамы участогында Төньяк вокзал юнәлешендә рельс-шпаль рәшәткәләрне яңадан салу белән бәйле.
Барлыгы 100 метр озынлыктагы участокта 9 рельс-шпаль рәшәткәне алыштыру планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Предприятие балансында барлыгы 132 км трамвай юлы бар, шуларның 70 км – тузган. Көн саен җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны норматив хәлдә тотуга карамастан, ремонт өчен 3,5 млрд сумнан артык акча кирәк булган участоклар кала бирә.