В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булуларын һәм юлларга куелган тамгаларга игътибар итүләрен сорыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). 12-нче октябрьдән Казанда Кави Нәҗми урамының ике ягында да урнашкан муниципаль парковка – Островский урамы белән киселешкән чаттан алып Бауман урамындагы чаттагы җәяүлеләр кичү зонасы башланганчыга кадәр вакытлыча ябыла. Парковка 22 урынга исәпләнгән. Ябылу – җылылык трассаларын урнаштыру эшләре белән бәйле. Парковка 12-нче октябрьнең 22.00 сәгатеннән 15-нче октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр эшләмиячәк, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булуларын һәм юлларга куелган тамгаларга игътибар итүләрен сорыйлар.