В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Казанда Юлиус Фучик һәм Академик Завойский урамнарында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды. Чикләүләр төзелеш эшләрен уздыру өчен җир асты челтәрләренең чыгарылуы белән бәйле.
17-нче майга кадәр хәрәкәт Фучик урамы белән Академик Завойский урамы кисешкән урындагы юл өлешендә чикләнгән.
1-нче майдан 3-нче майга кадәр эшләр Юлиус Фучик урамындагы 72-нче һәм Академик Завойский урамындагы 14/74-нче йортлары арасында узачак.
1-нче майдан 24-нче майга кадәр Академик Завойский урамындагы 14/74-нче йорт буенча җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.
5-нче июньнән 7-нче июньгә кадәр Юлиус Фучик урамындагы 72-нче йорт каршында эш үткәрү планлаштырыла;
26-нчы июньнән 28-нче июньгә кадәр - Юлиус Фучик урамындагы 64-нче к. 1 һәм 72-нче йортлар арасындагы юлда;
15-нче июньнән 31-нче июльгә кадәр - Юлиус Фучик урамындагы 72-нче йорт каршындагы парковкада;
17-нче июльдән 19-нчы июльгә кадәр - 64-нче номерлы һәм 73-нче йортлар арасындагы керү юлында;
1-нче августтан 31-нче августка кадәр - Юлиус Фучик урамындагы 105б номерлы йорт белән 72-нче йорт арасындагы керү юлы янында.
4-нче сентябрьдән 6-нчы сентябрьгә кадәр һәм 18-нче сентябрьдән 20-нче сентябрьгә кадәр Юлиус Фучик урамындагы 107-нче йорт каршына йөрүне чикләү планлаштырыла;
25-еннән 27-нче сентябрьгә кадәр - 105б һәм 103а йортлары арасындагы керү юлында.
9-нчы октябрьдән 11-нче октябрьгә кадәр - Юлиус Фучик урамындагы 109-нчы йорт һәм Академик Завойский урамындагы 12-нче йорт арасындагы керү юлында.
19-нчы октябрьдән 31-нче октябрьгә кадәр Академик Завойский урамындагы 12-нче йорт районында тротуар буенча җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.