В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чистай урамыннан Ямашев проспектына кадәр участок ябык.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Казанда Ибраһимов проспекты буенча – Чистай урамыннан Ямашев проспектына кадәр вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнгән . Күрсәтелгән участокта техник эшләр башкарыла, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне алдан ук альтернатив хәрәкәт маршрутларын сайлауларын, юл билгеләре күрсәтмәләрен һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең күрсәтмәләрен катгый үтәүләрен сорый.