В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Карл Маркс һәм Жуковский урамнарында гамәлдә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанда Карл Маркс һәм Жуковский урамнары буйлап җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Карл Маркс урамы, 43 һәм Жуковский урамы, 10 адреслары буенча участоклар 9-нчы июньгә кадәр ябык.
Бу Карл Маркс урамы, 43/10 адресы буенча урнашкан Казан федераль университеты бинасында алып барыла торган ремонт эшләренә бәйле.