Юл участоклары 15-нче апрельдән ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 15-нче апрельдән 15-нче июльгә кадәр Казанда Краснококшайск һәм Шоссе урамнары буйлап автомобиль юллары хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Хәрәкәт өчен Краснококшайск урамында, Шоссе урамы буенча 1-нче номерлы йорт янында һәм Зур Крыловка урамы белән кисешкән урында, шулай ук Шоссе урамында 1-нче номерлы йорт янында участоклар ябылачак.
Чикләүләр канализация камерасын реконструкцияләү эшләре белән бәйле.