Энергетиклар урамындагы 9-нчы номерлы йорт янындагы участок ябылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казанда Соловки юнгалары урамының юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен өлешчә чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
27-нче марттан 16-нчы апрельгә кадәр Соловки юнгалары урамындагы 9-нчы номерлы йорт янында участок ябылачак.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.