В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч трассасын салу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казанда вакытлыча Журналистлар урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
6-нчы сентябрьдән 13-нче октябрьгә кадәр хәрәкәт Журналистлар урамында, 54-нче номерлы бина тирәсендә ябылачак.
11-нче сентябрьдән 12-нче сентябрьгә кадәр Журналистлар урамы буенча Халитов урамы киселешендә («Вьетнам» сәүдә үзәге ягына таба) һәм 48-нче номерлы бинаның 2-нче корпусы янында хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу Совет районындагы суүткәргеч трассасын салу белән бәйле.