Юл участогы 23-нче һәм 25-нче номерлы йортлар янында ябылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанда 20-нче августтан Правда урамы буйлап автомобиль юлы хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
25-нче сентябрьгә кадәр Правда урамы буенча 23-нче һәм 25-нче номерлы йортлар янындагы юл участогы ябылачак.