В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу трасса төзү өчен горизонталь юнәлештәге бораулау өчен приемкалар урнаштыру белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Казанда вакытлыча Фатыйх Кәрим урамындагы транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу трасса төзү өчен горизонталь юнәлештәге бораулау өчен приемкалар урнаштыру белән бәйле.
ТР Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, чикләү 17 нче июльдән 30 нчы июльгә кадәр Сара Садыйкова урамындагы 9 нчы йорт районында гамәлдә булачак.
Казан халкын һәм кунакларын алдан ук хәрәкәт итү маршрутын сайларга, шулай ук билгеләнгән вакытлыча юл билгеләренә иярергә чакыралар.